Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Шәңгәлче" китабы

Һәр авылның үз тарихы бар:бар бик борынгылары,бар соңрак барлыкка килгәннәре.Шәңгәлче шуларның беренчесенә керә. Җирле тарихчылар Шихабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты галимнәре белән белән беррлектә моннан ике елда өч ай элек Шәңгәлче тарихын язарга керештеләр.Ниһаять,2024 елның ноябрь аенда китап нәшер ителде.Китапны тәкъдир итү 14 декабрьдә үтте. Тантанада Казан кунаклары,төбәк тарихчылары,Шәңгәлченең танылган шәхесләре,авыл халкы катнашты.Тамшачының ахыргача карап утыруы,һәр чыгышны алкышлавы,кичәнең уңышлы үтүе турында сөйли.