Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Мәктәпкә 110 ел"

Мәктәп! Бу сүз һәркем күңелендә тирән,дулкынландыргыч һәм онытылмаслык истәлекләр калдыра.Бай тарихы булган,күренекле шәхесләр укыган Шәңгәлче гомуми белем бирү мәктәбенә 110 ел. Мәктәпкә матур, истәлекле чарада катнашырга дип,төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар,лаеклы ялдагы укытучылар,кунаклар җыелды. Тамаша залында узган бәйрәмдә котлаучыларның чыгышлары укучыларның һәм мәктәп тәмамлаучыларның чыгышлары белән бергә үрелеп барды.