"Әкиятче Алиш"
"Таңсылу" балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә "Әкиятче Алиш" дигән әдәби сәгать үтте.А.Алиш - балалар әдәбиятын үстерүгә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе.Әдипнең кайсы гына әкиятен алмыйк,бала аларны кызыксынып укый.Әлеге әкиятләрнең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган.Автор бу ысулны юкка гына кулланмаган,чөнки табигать,хайваннар тормышы - балаларга иң якын өлкә.