"Гаилә - бәхет ачкычы"
"Ике кеше дә үзен җаваплы хис итсә генә,ялкын сүрелми" дигән канатлы сүзләр Гаилә елына туры килә.Ничек кенә гадәти яңгырамасын,кеше язмышында иң мөһим урынны аның гаиләсе алып тора.Гади,5 хәрефтән генә торган сүз,ә үзендә нинди олы мәгънә,җылылык,рухи күтәренкелек сыйдырган төшенчә.Гаилә - рухи һәм әхләкый кыйммәтләрне саклаучы,ата - бабалар тәҗрибәсен,тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы,буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.Авыр эш көненнән соң.без өйгә ашыгабыз,Чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.