"Җыен"
Сабантуй - чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре,татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс- төкәнмәс чишмәсе,аның рухи торышы,талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек. Сабантуй бөтендөньяга билгеле бәйрәм.Бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.Аны хәттә чит илләрдәдә билгеләп үтәләр.
Авылыбызның Сабантуй була торган урыны бик матур җирдә урнашкан,амфитеатрны хәтерләтә.Бәйрәм К.Тинчурин әсәре буенча куелган пролог белән башланды.Котлаулар,җыр - бию,уеннар белән бәйрәм дәвам итте.халык рәхәтләнеп күңел ачты,туганнар белән очрашты.