"В.Имамовка - 70 яшь"
Матбугатта В.Имамовның исеме җитмешенче елларның урталарыннан күренә башлый.Беренче иҗат тәҗрибәләре - лирик һәм юмаристик хикәяләре, нәсерләре, әдәби - публицистик язмалары әвәл Актаныш һәм Балык Бистәсе төбәк газеталарында,соңга таба республика көндәлек матбугаты битләрендә,күмәк җыентыкларда,альманахларда басыла."Нәзер" повесте һәм "Өмет" хикәясе буенча кыска метражлы нәфис фильмнар төшерелде.