фестиваль
Нәселеңне белү- һәркемнең изге бурычы.Барлау эшен никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр нәтиҗәле була. Шәҗәрә - чал тарихка тәрәзә. Түбән Кама шәһәренең 38нче лицеенда ТР Архив эше буенча Дәүләт тарафыннан игълан ителгән "Тарихта без эзлебез" шәҗәрә бәйге- фестиваленең муниципаль этабы үтте. Бәйгедә өч гаилә катнашты. Һәрбер гаилә милли ризыклар,нәсел ядкарьләрен,шәҗәрәләрен тәкъдим итте,сәхнәдә визит карточкасы белән чыгыш ясадылар:җырладылар,биеделәр,театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Лотфуллиннар гаиләсе җиңү яулап,зона этабына үтте.