Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Шәҗәрә --чал тарихка тәрәзә"

Әгәр киләчәк буыннар үзеңне искә алсыннар дисәң,игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр. Соңгы елларда җәмгыятьтә мөһим үзгәрешләр бара,алар нигезендә халкыбызда үз тарихы,ата-бабалары белән кызыксыну бермә-бер арта.Адәм баласының  үз шәҗәрәсен,туган төбәгенең тарихын белү таләбе борынгыдан ук килгән.Шәҗәрә буыннан-буынга тапшырылган,соңыннан балаларга,оныкларга мирас итеп калдырылган.Нәсел агачын төзү бик җиңел эш түгел.Чөнки моның өчен бөтен якын һәм ерак туганнарыңны белергә кирәк.Түбән Кама шәһәренең 13нче гимназиясендә Түбән Кама татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Айдар Хәмзин шәҗәрә төзү буенча осталык дәресе үткәрде.Ташлык китапханәсе шәҗәрәләр күргәзмәсе белән катнашты.