Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Каз өмәсе"

Борынгы йолаларны,гореф-гадәтләрне саклап калу максатыннан Халыклар дуслыгы йортында борынгы йола "Каз өмәсе күрсәтелде.Авылларда салкыннар башлангач,җиргә беренче кар яугач,каз өмәләре башланган Эшне күмәкләшеп башкарганнар,чөнки казлар бик күп булган.Бу бергә эшләү,ярдәм итү генә түгел,ә күңел ачу һәм булачак киленнәр белән танышу урыны булып торган.Казлар йолкынып эше беткәч гармуннар белән җырлап,чишмәгә каз юарга китәләр.Кемдер каз каурыен сибеп бара,киләсе елга да казлар күп булсын өчен шулай эшләнә.Казларны юып кайтуга барысы да каз коймагы һәм каз бәлеше белән сыйлана.