Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Мин кем"

4 ноябрь-Халыклар бердәмлеге көне. "Бердәмлек" төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия.Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу.Яшебезгә,шөгельләребезгә карамастан, үткәнебез, киләчәгебез - һәркайсы илебезнең,Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән.Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия.Ул безне бердәмләшергә чакыра.Китапханәдә балалар белән  психологик уңай халәт тудыру,"Мин" образын формалаштыру,төрле милләт халкын,ризыкларын,гореф-гадәтләрен искә төшерү уңаеннан "Мин кем?" дигән тематик уен уйналды.