"Түребездә кунак бар"
Авылыбыз матур һәм төзек,халкы кунакчыл.Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре белән килүчеләр безнең авылны күрмичә китмиләр.Шундый кунакларның берсе Тайланд шәһәреннән.Сәяхәтебезне китапханәнең музей, уку залы,китап саклау бүлмәләреннән башладык.Аннан сәяхәтебезне мәчеттә һәм балалар бакчасында дәвам иттек. Авылыбызда килгән кунакларны чәй эчертеп җибәрү гадәте яши.Кунагыбызны Халә апа пешергән мич коймагы һәм сөтле чәй бәлән сыйладык.