Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Таныш булыгыз-яңа китаплар"

Без барыбыз да балачак иленнән.Ә бу могҗизалы илнең иң төп "атрибуты"- һичшиксез китаплар. Китап укып үскән баланың күңеле чиста,уйлау сәләте югары була,диләр белгечләр.Гомер дәвамында укыган китапларның күбесе онытылса да,кечкенә чакта укыганнарның геройлары,сүрәтләре күз алдыннан китми.Матур,төсле китап күрсәтсәң һәр сабыйның күңелендә очкын кабына."Таңсылу" балалар бакчасының "Күбәләк" төркеме балалары яңа  китаплар белән таныштылар.