"Тукай әкиятләре"
Габдулла Тукай иҗаты серле бакча кебек- могҗизага ия.Ул һәркемне үзенә чакырып тора.Һәр кешенең күңелендә үз Тукае бардыр мөгаен.Без кайда гына яшәсәк тә,кая гына барсак та,Тукай геройлары белән очрашабыз.Елга буенда "Су анасы" күңелгә шом сала,урманга керсәк "Шүрәле" искә төшә.