"Сихри нурларга коенган дөнья"
Китапханәдә "Әдәбият корабы" проекты кысаларында "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзаләре катнашында "Сихри нурларга коенган дөнья" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.Шагыйрьләребез үзләренең иҗаты аша килгән тамашачыны көлдерде дә,елатты да.Алсу Вәлиуллина башкарган җырлар бәйрәмгә ямь өстәде.Кичәне алып барган Әнфисә Зиннур кызына бик зур рәхмәт.