"Шушы яктан,шушы туфрактан"
Шагыйрьләргә илһам бирерлек гүзәл табигате,җырларда мактап җырларлык үңган халкы,челтерәп аккан чишмәләре,язучылары,сүз осталары,биючеләре белән дан тота авылым.Шундыйларның берсе,авылыбыз шагыйрәсе,бәетләр ,мөнәҗәтләр иҗат итүче Борһанова Гөлгенә Гани кызы.Аның язган шигырьләре,бәетләре,мөнәҗәтләре үзенә,дусларына,туганнарына,күршеләренә багышланган.