Без тарихта эзлебез"
Шәңгәлче авыл китапханәсенең актив укучылары белән "Авыл тарихы" һәм "Мәшһүр авылдашлар"музей бүлмәләренә сәяхәт кылдык.Аларга Р.Вәлиенең гармуны,язу машинкасы,сумкасы, ручка-каләмнәре,эш өстәле Париж сәгате ,әнисенең күлмәге турында мәгълумат бирелде.Авыл тарихы бүлмәсендә урнашкан экспонатлар да бик кызыклы булды,киеп тә,тотып та карадылар.