Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Үзеңне сакла"

1 сентябрь-Белем көне.Мәктәпләрдә,балалар бакчаларында яңа уку елы башлана.Ташлык һәм Шәңгәлче авылы китапханәчеләре “Таңсылу” балалар бакчасында зур һәм кечкенә төркем балалары өчен“Үзеңне сакла” дигән әңгәмә-уен үткәрделәр.Балалар  белән юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.Мультфильм герое Аюның табышмакларына җавап бирделәр.