язма эшләр конкурсы
22 февраль китапханәдә Түбән Кама татар авыллары тарихын өйрәнү җәмгыяте белән берлектә ТАССР төзелүгә 100 ел,Бөек Җиңүгә 75 ел тулуга багышланган язма эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Конкурска барлыгы 18 эш тәкъдим ителде.Язмалар эчтәлекле,тирән мәгънәле иде. Кунак итеп чакырылган сугыш чоры балалары күз яшьләрен тыя алмадылар.Абруйлы хөкемдарлар- Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Шәйхыразый кызы һәм тарихчы Мансур Гәниев барлык эшләрне дә югары бәяләде.Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүчеләр дип табылды.Иганәчеләр- Рөстәм Гәниев,Айдар Хәмзин тарафыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.