Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Җиңүгә-75"

Безнең буын сугышны авылдашлар сөйләве,кинофильмнар,китаплар аша гына белә.Бу сугыш аркасында  күпме кан коела,күпме  хатын  тол кала,күпме бала  ятим үсә.Сугыш һәрбер йортны тетрәттә.Тормыш карт-коры,хатын-кыз,бала чага кулына күчә.Тырышалар,тырмашалар һәм җиңәләр.Җиңү  турында бик күп китаплар языла.Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша.Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды. Анда “Кыз-әбиләр”,”Хәтер китабы”,”Алар илгә җиңү алып кайтты”,”Музы не молчали”,Ш.Мостафинның”Батырлык кайтавазы” китаплары,сугыш ветераны Н.Хәмзинның үз кулы белән язган“Сугыш көндәлеге” урын алды.Сугышта катнашучылар гына тугел,без,һәм киләчәк буын кешеләре бу вакыйганы онытырга тиеш түгел.