Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

" Фольклорчы галим "

Күренекле татар фольклорчысы  Хәмит Ярминең тормыш юлын һәм фәнни эшчәнлеген яктыртып уку залында әдәби календарь ясалды. Китап укучыларына күргәзмә белән танышу, әңгәмә үткәрелде. Сугышка кадәр һәм сугыштан соңгы елларда татар халык авыз иҗатын җыю буенча экспедицияләргә җитәкчелек иткән, фольклор үрнәкләреннән бай материал туплауда, җыелган хәзинәне бастырып чыгаруда якыннан катнашкан галимнең, татар халык иҗатын өйрәнүгә багышланган илледән артык фәнни хезмәт һәм мәкаләләр авторы булуы әйтелде.