"Тукай иленә сәяхәт"
Габдулла Тукайның 133-еллыгы уңаеннан 7нче балалар бакчасында зур бәйрәм узды. Балалар Г. Тукайның әкиятләре буенча әзерләнгән театраль тамашада катнашып уйнадылар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Әти-әниләр, тәрбиячеләр һәм балалар игътибарына безнең китапханә тарафыннан оештырылган китап күргәзмәсе - "Тукай иленә сәяхәт" тәкъдим ителде. Күргәзмәгә куелган китаплар турында белешмә бирелде һәм китапханәбезгә чакыру булды.