"Эшләремә карап куанамын,Рәхмәтлемен бүген язмышка..."
Галим, язучы, шагыйрь,бакчачы Фарсель Зыятдинов белән очрашу кичәсе "Кунакчыл Түбән Кама" проекты кысаларында узды.Алдан ук Түбән Камага очрашуга килү хакында сөйләшүләр алып барылды.Аңа багышлап язылган мәкаләләр,үзенең әсәрләре-китаплары өйрәнелде һәм аны төрле яклап ачкан сценарий төзелде. Чарада катнашучыларның күпчелеген Түбән Кама һәвәскәр бакчачылары, китап укучылар тәшкил итте.Галимнең тормыш юлы бәян ителде,иҗатыннан шигырьләре,"Ел китабы-2017" бәйгесендә җиңгән "Ата күңеле балада"китабыннан "Үзем турында" бәяненнән сәнгатьле итеп өзек укылды. Бакчачылар Фарсель Зыятдиновка үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Кичә Ф.Зыятдинов һәм аның җәмәгате Фирая Зыятдинова сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән аралаштырылып барылды .