"Фарыздыр киемең, мөслимә" (Язгы-җәйге мөселман киемнәрен тәкъдим итү чарасы)
Җәмигъ мәчете каршында эшләүче "Ихлас" укыту үзәгендә Түбән Кама хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы ,мәчетнең хатын-кызлар бүлеге , шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе бергәләп "Хабиби" мөселман киемнәре кибетенең язгы-җәйге киемнәрне тәкъдим итү чарасын оештырдылар.Китапханәбез хезмәткәрләре "Киемнәрдә - милләтебез бизәге"дип исемләнгән бик бай эчтәлекле күргәзмә оештырдылар.Китапханә мөдире,"Түбән Кама хатын-кызлары"иҗтимагый оешмасы әгъзасы Гүзәлия Гыйбадуллина тарихи фактларга нигезләнеп, татар милли костюмы һәм халкыбыз киемнәрендә төрки һәм мөселман элементлары хакында кызыклы һәм бик тулы мәгълүмат бирде.Аның чыгышыннан соң тәкъдим ителәчәк киемнәрне модель агентлыгы кызлары җыелган халыкка күрсәттеләр.