Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ел китабы - 2017" нәтиҗәләре

Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган "Ел китабы – 2017" бәйгесенә йомгак ясалды.

Балалар әдәбияты арасындагы җиңүчеләр: 

1-нче урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;

2-нче урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;

3-нче урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.

Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Әлеге җиңгән китаплардан балалар бүлегендә күргәзмә ясалды һәм балаларның язгы каникуллары вакытында әлеге китаплар буенча әңгәмәләр һәм күзәтүләр планлаштырыла.