"Ел китабы - 2017"
"Ел китабы - 2017" бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булуга, әлеге басмаларның яулаган урыннарын күрсәтеп, күргәзмә оештырдык. Тезмә әсәрләр арасында якташ шагыйребез - Разил Вәлиевның "Шагыйрь = Поэт = The poet" китабы беренче урын яулавын шатланып кабул иттек. Аны җиңүе белән котлыйбыз! Күргәзмә янында укучыларыбыз өчен эчтәлекле әңгәмәләр, китап күзәтүләре кебек чаралар планлаштырыла.