Нәүрүз мөбарәкбад!
Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында милли бәйрәмебез Нәүрүзгә багышланган комплекслы чара: танып-белү сәгате, бәйрәмгә багышланган әдәбият һәм җурналлар белән танышу, фольклорда сакланып калган уеннарны яңартып уйнау үткәрелде. Чара барышында алган белемнәрен Нәүрүз гүзәле тикшереп, аларны бәйрәм күчтәнәчләре белән сыйлады. Бәйрәм барышында таныштык та, күп нәрсәләрне белдек, рәхәтләнеп уйнадык, җырладык-көлдек. Чарада катнашкан балалар һәм аларның җитәкчеләре тирән эчтәлекле чара өчен китапханәбез хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерделәр.