Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Һәркайсыбызга газиз "Туган тел"

Һәр татар кешесенә кадерле булган,татарның  гимнына әверелгән, татарлар-төркиләр яшәгән бар җирдә яңгырый торган бөек Тукаебызның "Туган тел" шигыренә 110 ел тулды. Шул уңайдан, әлеге җырга багышланган бер җыр күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәгә әлеге җыр текстлары кергән әдәбият куелды. Күргәзмә шәһәребез күрке, Г.Тукай бүләге иясе сынчы-рәссам Әхсән Фәтхетдиновның китапханәгә бүләк итеп биргән "Туган тел" панносы, рәссам иҗатына багышланган фотоальбом белән баетылды.