"Яңа китап - яңа дус"
Китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, ел дәвамында, китапханәбезнең абонемент бүлегендә "Яңа китап - яңа дус" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп килә. Күргәзмәдә 2018 елда дөнья күргән татар, рус, башкорт телендә чыккан китаплар урын алды. Ел дәвамында күргәзмә яңа килгән китаплар белән баетылып тора. Китап укучыларыбыз өчен күргәзмә янында даими рәвештә әңгәмәләр, әсәрләргә күзәтүләр уза.