Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

Татарстан Язучылар Берлеге Тукай премиясенә өч язучыны: Марат Әмирханов, Тәлгат Галиуллин һәм Галимҗан Гыйльмановны тәкъдим итә. Шушы уңайдан, китапханәбезнең абонемент бүлегендә Тукай премиясенә кандидатларның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә авторларның төрле елларда чыккан китаплары урын алды.  Алга табан аларның һәр кайсының иҗаты хакында, премиягә тәкъдим ителгән әсәрләре хакында китап укучыларга мәгълүмат бирелеп барылачак.