"Тормыш - илаһи тылсым"
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган Гөлсинә Галимуллина иҗатына багышланган"Тормыш - илаһи тылсым" дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуда безнең китапханә хезмәткәре О. Афонова катнашып,аның "Ефәк кулъяулык" повестыннан өзекләр укыды. Үзенең чыгышы алдыннан Г.Галимуллина белән Рәсәйкүләмендәге "Әдәбимарафон" проектында бергәләп катнашулары турында әйтеп китте. Язучының шушы өлкәдә бик актив булуын ассызыклады.