Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

VI Россиякүләм #әдәбимарафон

1 гыйнвардан башлап, 21 көн дәвамында укып, көндә ВК һәм Инстаграм сәхифәләрендә укылган татар әсәреннән иң матур өзекне урнаштырырга кирәк иде. Китапханәбезнең хезмәткәрләре китапханәче Ольга Афонова һәм библиограф Вәсилә Тараканова 21 көн дәвамында татар язучыларының популяр әсәрләреннән өзекләр урнаштырдылар. 1 март көнне Лаеш мәдәният йортында: Р.Батулла, Г.Гыйльманов, А.Әхмәтгалиева, Г.Гәлләмова, Р.Шәйдуллина-Мурат, Г.Галимуллина, Л. Шәех, башка язучылар һәм оештыручы директор Р.Гатауллин белән очрашуда катнашып, Дипломнарга лаек булдылар.