Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Күренекле әдип Факил Сафинның 65 яшьлек юбилее. "Колачлы иҗат "

Күренекле әдип, күпкырлы талант иясе Факил Сафинның олы юбилеена багышланган әдәби- музыкаль кичәдә китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина аның "Әй китап, китап" дип исемләнгән хатирәләренә нигезләп, Фатих Кәримнең "Гармунчы  аю белән җырчы маймыл" китабы турындагы истәлекләрен яңартып самими балачагына алып кайтты. Кечкенә малай-Факилнең әлеге китапка булган мәхәббәте гомер буена сузылган. Шуңа күрә дә без аңа әлеге шигъри поэманы бүләк итеп тапшырдык.