Тауларга тиң гомер (К 80 летию Азата Зыятдинова)
19 гыйнвар көнне Балтач районы Таузар иле авылында мәшһүр якташыбыз,шәһәрдәшебез ,милләтебез, телебез үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Азат Шәймулла улы Зыятдиновның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе уздырылды. Чарага шәһәр җитәкчелеге белән бергә, даны еракларга таралган ,түбәнкамалыларның мәдәни үсешенә үзеннән зур өлеш керткән ,Азат абый Зыятдинов беренче кичәләрне оештыручыларның берсе булган, "Җидегән чишмә" әдәби -музыкаль берләшмәсе иҗат советы әгъзасы буларак, китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина да катнашып чыгыш ясады. Искә алу кичәсендә А.Зыятдиновның гаиләсе:җәмәгате Сания ханым, кызы Гөлнара, улы Нариман,Фәннәр академиясе тармак институты директорлары,РФ сенаторы В.Минһаҗев, Балтач районы администрациясе җитәкчелеге,Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Рәфкать кызы Долотказина,авылдашлары,Балтач районы вәкилләре катнашты. Катнашучылар Азат абый хакындагы иң җылы истәлекләре белән уртаклаштылар,авылы өчен башкарган күркәм гамәлләре :(күпфункцияле үзәк, асфальт юллар һ.б,һ.б.)өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.Үзебезнең чиратта без,түбәнкама халкы һәм аның мэры А.Р.Метшин исеменнән рәхмәтләребезне җиткердек,Г.Гыйбадуллина үзенең чыгышында А.Зыятдиновның "Җидегән чишмә" әдәби берләшмәсе эшчәнлегенә керткә өлешен яктыртты һәм милләтебезне саклап калуда һәм үстерүдә аның "Җидегән чишмә" дәге эшчәнлегенең бик тә мөһимлеген ассызыклады.