"Милләтемнең затлы улы"
Шәһәрдәшебез, милләтпәрвәр Азат абый Зыятдиновка 19 гыйнвар көнне 80 яшь тулган булыр иде.Ни кызганыч, бүгенге көндә ул мәрхүм, әмма аның якты истәлеге милләттәшләребез,авылдашлары-Таузарлылар күңелендә якты истәлек булып саклана.Ул үзенә үзе исән чакта ук һәйкәл куйган: туган авылы Таузарда балалар бакчасы,башлангыч сыйныф мәктәбе, клуб, ФАП не эченә алган күпфункцияле үзәк төзетүгә ирешкән,юллар төзеткән.80 яшен туган авылы Таузарда , авылдашлары белән үткәрергә хыялланган.Аның истәлегенә 19 гыйнвар көнне искә алу кичәсенә без Түбән Камадан делегация булып барып, Азат Шәймулловичның түбәнкамалылар өчен башкарылган изге гамәлләре хакында, аның шәһәрдәшләребезнең бик хөрмәт иткән шәхес булуы хакында сөйләдек.Таузарлыларга һәм Балтач музеена "Җидегән чишмә"әдәби берләшмәсенең 35 еллыгына багышлап нәшер ителгән альбом-китапны бүләк иттек.