Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ризаэтдин Фәхретдин: әдип, тарихчы, педагог, дин әһеле"

15 гыйнвардан башлап китапханәдә күренекле татар тарихчысы, мәгърифәтче,педагог, журналист,1922-1936 елларда Рәсәй дәүләтендә мөфти вазифаларын башкарган дин әһеле, олуг галим Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулу уңаеннан "Ризаэтдин Фәхретдин: әдип, тарихчы, педагог, дин әһеле" дип исемләнгән тирән эчтәлекле күргәзмә-инсталляция эшли.Аның янында өлкәннәр өчен дә, кече яшьтәге укучыларыбыз өчен дә телдән чаралар: әңгәмәләр,тарихи минутлар,аерым китапларына күзәтүләр оештырыла.Укучыларыбызга язучының китапханәбезгә яңа гынам килгән "Сәлимә, яки Гыйффәт"(К."Рухият",2018) китабы тәкъдим ителде.