Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Игелекле гомер юлы(Аксакаллар Шурасы әгъзасы Суфиян Минһаҗевның 85 яшьлек юбилее)

Шәһәребезнең күренекле аксакалы,мәгариф ветераны Суфиян абый Минһаҗевка 12 гыйнварда 85 яшь тулды, шул уңайдан,аксакаллар,якыннары  аны тәбрикләргә җыелдылар. Бәйрәм чарасы өчен  сценарийны Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язды һәм алып барды. Чарада ил картының шәһәребез иҗтимагый тормышындагы эшчәнлеге яктыртылды,милли мәгарифкә, телебезне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге бәян ителде,сүз алган һәр шурадашы аның уңай сыйфатларын санап, әйтеп, соклануларын белдерделәр. Гомер бәйрәме халкыбызның кайчандыр бик тә популяр булып та, бүгенге көндә онытылып баручы матур җырлары,классик шагыйрьләребез :Равил Фәйзуллин, Клара Булатовалар шигырьләре белән аралаштырып алып барылды.Тәнәфес вакытында юбиляр яшьлегендә уйналган уеннар,җырлы-биюле композицияләр файдаланылды. Бик тә җылы мохитта узган, тирән эчтәлекле чара анда катнашкан һәркемгә бик ошады