Зур эшнең күркәм нәтиҗәсе.
Кол Гали исемендәге милли китапханәнең бөек шәхесебез Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллык юбилеена багышланган эшләренә олы бер йомгак булып,аның иҗатына багышлап Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уздырылган республикакүләм фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре буенча "Шиһабетдин Мәрҗани: тарих һәм безнең заман" дип исемләнгән җыентык "Казан, 2018) дөнья күрде. Җыентыкның мөхәррире китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина ,җыентыкта Гүзәлия Шәйхразиевнаның ""Кол Гали исемендәге милли китапханәнең Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган әдәбият белән эшләү тәҗрибәсе" дип исемләнгән чыгышы да урын алган. Җыентык искиткеч зәвыклы, тирән эчтәлекле, һәм ул алга таба эшчәнлектә файдалану өчен яхшы әсбәп булып тора..