“Шагыйрь күңел тәрәзәләрен ача ...”
25 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапхәнәдә,"Кунакчыл Түбән Кама" әдәби проекты кысаларында, шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу узды. Үзе башкаруында шигырьләрен һәм җырларын тыңлап сискәндек, ләззәт алдык. Очрашу югары дәрәҗәдә узды. Сценарий авторы һәм кичәне алып баручысы китапханә мөдире Гыйбадуллина Г.Ш.. Кичәне шагыйрьнең иҗатына багышланган күргәзмә - инсталляция һәм презентация бизәде.