" Ак каламның шигъри аһәңнәре" ( "Кама таңнарына"-50)
15.12.18 "Мирас" мәдәният йортында "Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең 50-еллыгына багышланган зур кичә узды. Бинаның Ак залында безнең китапханә хезмәткәрләре "Илһамлы еллар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар. Анда әдәби берләшмәнең тарихын яктырткан һәм шәһәребез язучылары иҗат иткән китаплары урын алды. Зур уңыш белән узган, тамашычыларга бик ошаган кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы китапханә җитәкчесе Гыйбадуллина Г.Ш. булды.