"Китап күңел үстерә" (Рәзил Валиев белән очрашу).
Бәйгедә якташыбыз Разил Вәлиевнең 4 китабы катнаша, һәм шушы китапларны тәкъдим итү йөзеннән "Мирас" мәдәният үзәгендә аларны тәкъдим итү кичәсе оештырылды.Чарада якташыбыз үзе дә катнашты һәм китапларның дөньга килү тарихларын сөйләде, кызыклы фактлар китереп укучыларны көләргә дә уйланырга да этәрде.Бик рәхәтләнеп "Җәһәт әңгәмә"дә катнашып, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, өр-яңа шигырьләрен укыды. Чара библиографыбыз Тараканова В.К. тарафынннан ясалган "Китап күңел үстерә" дип исемләнгән видеопрезентация белән бизәлде.Очрашу башланганчы китап укучылар Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Разил Вәлиев:еллар аша сөйләшү" дип исемләнгән бай күргәзмә белән таныштылар. Чараны китапханә мөдире Г.Гыйбадуллина алып барды. Эчтәлекле, бер тында үткән очрашу укучыларга ошады һәм ул күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.