Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Киң колачлы иҗатчы"

Күренекле язучы , шәһәрдәшебез Фәтхулла Абдуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Cалих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте фойесында,  язучыга багышлап уздырылучы әдәби-музыкаль кичәне тулыландырып, аның иҗатын яктырткан китап күргәзмәсе эшләде. Анда урнаштырылган әдәбият белән чарага килгән һәркем, шул исәптән артистлар, кунаклар(араларында язучы-әдипләр: Тукай бүләге иясе Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Факил Сафин,Фидаил Мәҗитов кебек күренекле шәхесләр дә бар иде) бик теләп таныштылар.