МУСА ҖӘЛИЛГӘ - 120
Бүгенге көнебез гадәтләнгәннән иртәрәк башланды: шәһәребезнең М. Җәлил исемендәге 1нче гимназиясендә белем алучы 10 һәм 11 сыйныф укучылары белән беренче дәресләрендә очраштык. Ә күрешүебезнең максаты - укучыларны каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштыру. Чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында узды. Егетләр һәм кызлар М. Җәлилнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен тыңлап хозурланды, шагыйрь турында кызыклы фактлар белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде.