Клара Булатованың тууына - 90 ел
Язның кояшлы матур көнендә – 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә ул. Казан дәүләт университетын тәмамлаган яшь белгечне язмыш сукмаклары Әлмәт каласына алып килә. Һәм үзенең бөтен гомерен шагыйрә нефтьчеләр төбәгенә багышлый. Төзелеш мәйданчыкларында, мәдәният йортында, авыл китапханәләрендә эшли. Утыз елдан артык үзешчән сәнгатьтә актив катнаша. Һәм, әлбәттә, гомере буе каләменә тугры кала. Әсәрләрендә туган җиребезнең матурлыгын сурәтли, авыл халкының фидакарь хезмәтен данлый, ана теленә мәдхия җырлый.
Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне шагыйрәнең иҗаты белән танышырга чакырабыз!
https://vk.com/wall-212012128_4047