Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ШИГЪРИ МИНУТЛАР

Яз һәм хатын-кыз. Бу ике сүзне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Җиргә яз җылы һәм наз алып килгән кебек, гүзәл затларыбыз да тормышыбызга ямь һәм гамь өсти. Халыкара хатын-кызлар көненең дә нәкъ менә яз башында билгеләп үтелүе шуның белән аңлатыладыр.

 

Әйе, бүген зур бәйрәм - сезнең һәм безнең бәйрәм, әбиләр, апалар, әниләр һәм сеңелләр! Иң изге теләкләребезне юллап, яз кояшы сыман ягымлы, яз җиле кебек назлы, яз гөлләредәй матур булуыгызны телибез. Сөеп-сөелеп, мәхәббәткә, кадер-хөрмәткә күмелеп яшәгез.

 

Шигъри гөлләмәбезне бәйрәм бүләге буларак кабул итеп алыгыз.

https://vk.com/wall-212012128_4017