Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Шигърият сәгате "Шигъри кунакханә"

МУСА ҖӘЛИЛГӘ -120

 

Бик тә матур, җылы һәм гамьле чарада катнашырга насыйп булды бүген. Шәһәрнең педагогия көллиятендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган "Шигъри кунакханә" узды. Студентлар шагыйрьнең төрле елларда язылган шигырьләрен сөйләде, аның турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.

 

Җәлил иҗатында батырлык, туган илгә тугрылык символы саналган кызыл ромашка кичәнең матур бизәгенә әйләнде. Көллиятнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәйрүзә Әксән кызы Галимовага рәхмәт - чараны якты төсләргә баету, тәэсир көчен арттыру өчен уңышлы алым кулланган. Чәчәк кулдан-кулга күчеп, катнашучыларны ялкынлы чыгышларга рухландырды. Шигырьләр татар, рус телләрендә генә түгел, инглизчәдә дә яңгырады хәтта.

 

Эстафетаны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре дә кабул итеп алды. М. Җәлилнең авыр һәм шанлы тормыш юлы белән танышканнан соң, егет-кызлар китапханәче апалары укуында шагыйрьнең "Томаулы гыйшык" шигырен тыңлап хозурланды.