Ринат Мөхәммәдиев белән очрашу, "Партизан Зәки Нури" китабының презентациясе
Бүген, Үзәк китапханәдә "Шанлы шәхесләребезгә таяныйк" исеме астында ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ елы ачык дип игълан ителде. Очрашуның беренче кунагы булып язучы-әдип, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев чакырылды. Җылы чарабыз кысаларында авторның "Партизан Зәки Нури" романы тыңлаучыларга тәкъдим ителде. һәркем Ринат Мөхәммәдиевнең сөйләгән кызыклы һәм тарихи истәлекләрен йотлыгып тыңлап, үзе өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып киттеләр. Мондый чаралар күбрәк булсын иде, чөнки алар тел һәм мәдәниятебез үсеше өчен бик мөһим!