ШАГЫЙРЬ ИЛСӨЯР ИКСАНОВАГА 60 ЯШЬ
ШАГЫЙРЬ ИЛСӨЯР ИКСАНОВАГА 60 ЯШЬ
Шагыйрә Илсөяр Иксанованы укучылар тормышка мәхәббәт белән сугарылган лирик шигырьләре аша беләләр. Аларда чын сөю тәме, югалтулар ачысы, сагыну, сагыш йөрәккә үтәрлек итеп язылган. Үз иҗаты белән ул кеше күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтеп җибәрә, туган якка, бәхетле бала чакка алып кайта.
Яраткан шагыйрәбез шушы көннәрдә үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан китапханәбездә "Гомер фасыллары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Хөрмәтле укучыларыбыз, сезне шагыйрәнең иҗаты белән танышырга чакырабыз!