ХАЛКЫМНЫҢ МИЛЛИ БИЗӘКЛӘРЕ
Борынгы гореф-гадәтләребезне торгызу, баету, милли үзаң тәрбияләү максатыннан, Кол Гали исемендәге милли китапханә "Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында, медицина көллиятендә белем алучы кызларга "Халкымның милли бизәкләре" дип исемләнгән осталык дәресе үткәрде.
Безнең хәзерге вакытта дөньяны күзаллау, фикерләү дә башка, ләкин көнкүрештә кабатланмас милли төсмер бирүче, гореф-гадәтләрне искә төшереп, түрдә эленеп торучы, матур итеп чигелгән сөлгеләр җитми сыман.
Чигелгән сөлгеләр татар хатын-кызларының сизгер зәвыгын, иҗат тәҗрибәсен һәм осталыгын чагылдырган.