"Геройлар янәшәдә"
2024 елда "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан игълан ителгән "Геройлар янәшәдә" ачык әдәби конкурсында "Очерклар" номинациясендә катнашып, хезмәттәшебез Айгөл Гәрәева батыр якташыбыз Илнур
Сибгатуллинга багышлап язылган "Күзләремнен нуры идең, Илнурым" дип исемләнгән очеркы белән финалга узган иде. Һәм менә, ниһаять, финалга чыккан әлеге эшләр тупланган "Геройлар янәшәдә"
җыентыгы дөнья күрде.
Иҗат җанлы хезмәттәшебез Айгөл әлеге китапны очерк герое - каһарман шәһәрдәшебез Илнур Сибгатуллинның әнисе Елизавета Асановага бүләк итте.