"Нәрсә? Кайда? Кайчан?"
Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән, төбәгебез горурлыгы, татарнын бөек улы, Халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, милли җанлы бөек шәхес - якташыбыз Разил Исмәгыйль
улы Вәлиевнең тууына 79 ел тулу уңаеннан, аның шәхесенә һәм онытылмас иҗатына багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены оештырылды.
Искиткеч тирән эчтәлекле, җинел, барыбызга да таныш форматта оештырылган әлеге уен (сценарий авторы Айгөл Гәрәева) якташыбызга кагылышлы бик күп яңа мәгълүмат, кызыклы фактлар белән танышырга мөмкинлек бирде, әсәрләре, андагы геройларны искә төшерде. Чара Разил Вәлиев шигырьләренә иҗат ителгән җырлар, популяр шигырьләре белән аралашып, искиткеч җылы да, моңсу да булган мохит тудырды. Арабызда якташыбыз безнең белән бергә булып, киңәшләре белән уртаклашып, безнең аны искә алып, аның белән горурланып яшәвебезгә сөенеп утырды кебек хис иттек. Разил абый, без сезне онытмыйбыз, иҗатыгыз милләтебез яшәгәндә һәрчак яшәячәк!